Чарада Татарстан хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Витальевич Голубев катнашты
26 нчы гыйнвар көнне «Балтач» спорт комплексы артындагы үзәк шугалакта «Әти, әни, мин — хоккей сөючән гаилә» дип аталган Татарстан хоккей Федерациясе белән бергәлектә хоккей фестивале узды.
Фестивальдә барлыгы 6 дивизионда 8 командада 144 кеше катнашты. Шулай ук итекле хоккей, баскетбол, лазер-таг, капкага туры кертү, канат тарту, өстәл уеннары да оештырылды.
Чарада Татарстан хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Витальевич Голубев катнашты.
Нет комментариев