Балтачта Гыйлфан Әшрәфҗанов истәлегенә волейбол ярышлары узды (фото)
«Иң яхшы уенчы» исеменә Балтач сөт-май комбинатыннан Илназ Гыйлметдинов лаек булды.
«Балтач» спорткомлексында ир-атлар һәм хатын-кызлар волейбол командалары арасында озак еллар «Сельхозтехника» җәмгыятен җитәкләгән җитәкче Гыйлфан Әшрәфҗанов истәлегенә волейбол ярышлары булып узды.
14 егетләр, 6 хатын-кызлар командалары арасында иң көчлеләр ачыкланды.
Хатын-кызлар арасында «Игенче» җәмгыяте командасы — беренче, Балтач мәктәбе — икенче, «Балтач» командасы өченче урын яулады.
«Иң яхшы уенчы» — Ибраһимова Сөмбел («Игенче» җәмгыяте командасы) лаек булды.
Ир-егетләр командалары арасында беренче урында Балтач сөт-май комбинаты, икенче урында «Якты юл» җәмгыяте, өченче урында «Арбор» хуҗалыгы.
«Иң яхшы уенчы» исеменә Балтач сөт-май комбинатыннан Илназ Гыйлметдинов лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев