Балтачта «Кояш кубогы» призына турнир узды
Турнирда 4 кызлар, 4 егетләр командасы көч сынашты
«Кариле» спорткомплексында Балтач районының 2008 нче елда хэм аннан яшьрәк туган егетләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча «Кояш кубогы» призларына турнир булып узды.
Турнирда 4 кызлар, 4 егетләр командасы көч сынашты.
Егетләр арасында: 1 нче урын - Норма мәктәбе, 2 нче урын - Балтач гимназиясе, 3 нче урын - Балтач мәктәбе.
Иң яхшы уенчы - Гарифуллин Самат (Норма мәктәбе), иң яхшы уйнаучы - Хәкимов Наил (Балтач гимназиясе), иң яхшы форвард - Муллагалиев Ислам (Балтач мәктәбе).
Бросоклар конкурсында җиңүчеләр: Хәйруллина Таңсылу (Сосна авылы), Гарифуллин Самат (Норма мәктәбе).
Кызлар арасында: 1 нче урын - Сосна мәктәбе, 2 нче урын - Балтач мәктәбе, 3 нче урын - Норма мәктәбе. Иң яхшы уенчы - Хәйруллина Таңсылу (Сосна авылы), иң яхшы уйнаучы - Хәбибуллина Дилә (Норма мәктәбе), иң яхшы форвард - Әхмәтҗанова Зәринә (Балтач мәктәбе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев