Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Спорт

Балтачта кызлар һәм егетләр арасында футбол ярышы узды

1 июль - хәрби конфликтларда катнашкан Геройларның батырлыкларын искә алу - сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне уңаеннан, Балтачта кызлар һәм егетләр арасында футбол ярышы узды.

Бу  чара — ветераннарыбызга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерү, яшь буынны патриотлык рухында тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Балтач җирлегендә спортка һәм патриотизмга зур игътибар бирелә, һәм бу ярышлар шуны тагын бер кат ассызыклый. Спорт — ул сәламәт тормыш үрнәге, дуслык һәм бердәмлекнең нигезе.

Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында Балтач гимназиясе командасы – беренче, Салавыч  икенче урын яулады. «Иң яхшы саклаучы» исеменә Мәрьям Каюмова, «Иң яхшы һөҗүмче» исеменә Согдиана Хуҗина лаек булды.

Егетләр арасында Салавыч – беренче, «Ливень» командасы икенче урын яулады. «Иң яхшы капкачы» исеменә Данир Солтанов лаек булды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол