Балтачта тәүге тапкыр джампинг-фитнес буенча турнир үтте (+фото, видео)
Спорт

Балтачта тәүге тапкыр джампинг-фитнес буенча турнир үтте (+фото, видео)

«Балтач» универсаль спорт залында беренче тапкыр Татарстан Республикасы кубогына джампинг-фитнес буенча турнир узды.

Узган ялларда Балтачка джампинг-фитнес буенча  шөгыльләнүчеләр җыелды. Безнең җирлектә беренче тапкыр Татарстан Республикасы кубогына джампинг-фитнес буенча турнир узды.

Мәскәү, Чувашия, Татарстан өлкәләреннән барлыгы 20 командадан 60 кеше катнашты. Районыбыздан 2 команда катнашты һәм "Фест" номинациясендә 1 нче команда беренче урын (җитәкчесе Коробицкая Рания) 2 нче команда өченче урын (житәкчесе Гафурова Дидария) яулады. Сатылган билет акчасы Украина чикләрендә хезмәт итүче егетләргә тапшыру өчен волонтерларга бирелде.

 


джампинг-фитнес

Нет комментариев