Ярышларда 11 команда катнашты
«Хыял» яшьләр үзәгендә тэг-регби федерациясе мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә тэг-регби буенча мәктәп лигасының муниципаль этабын уздырды.
Ярышларда 11 команда катнашты: 2015-16 елгы 8 команда һәм 2017-18 елгы 3 команда.
2015-16 еллар арасында:
1 урын — Урта Көшкәт мәктәбе
2 урын — Балтач гимназиясе (2командасы)
3 урын — Балтач гимназиясе (1 командасы)
2017-18 елгылар арасында:
1 урын — Балтач гимназиясе
2 урын — Урта Көшкәт урта мәктәбе
3 урын — Смәил мәктәбе.
Командаларга Казанда узачак республика финалына уңышлы әзерләнүләрен телибез.
Нет комментариев