Бәйге быел тугызынчы мәртәбә оештырылды
Елдагыча матур традиция буенча быел янәдән, хәрби диңгез-флоты көне уңаеннан, Данияр Кәримов футбол турниры үткәрде.
Бәйге быел тугызынчы мәртәбә оештырылды.
Киеренке ярышта «Виктория» (Норма) командасы беренчелекне яулады. «Газмяз» (Балтач), - икенче, «Союз» (Чепья) командасы өченче булды. Котлыйбыз!.
- Турнирдан җыелган акчалар махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү өчен тапшырылачак, – диде Данияр.
Нет комментариев