Баскетбол уеннарының чираттагысы 1998-1999 елгы егетләр һәм 2000-2001 елгы кызлар арасында үтте. Егетләр "Балтач" универсаль спорт залында уйнасалар, кызлар Норма спорткомплексында көч сынашты.
Уеннарга районыбызның 9 мәктәбеннән 13 команда килгән иде. Кискен уеннардан соң егетләр арасында Балтач гимназиясе /тренеры М. Хәлимов/, Норма /Р.Гомәров/, Урта Көшкәт /Р. Михайлов/ җиңеп чыкса, кызлар арасында бу урыннарны Балтач гимназиясе /И.Маннапов/, Сосна /Ф. Габдрахманов/, Норма /Р. Гомәров/ уенчылары бүлеште. Иң яхшы уенчылар булып гимназиядән Искәндәр Каюмов һәм Динә Вәлиева танылдылар.
Нет комментариев