Тиздән районыбызның «Дулкын» бассейны эшли башлаячак, инде су тутырылган дигән хәбәре килде, сезонны башларга хәзерлек эшләре бара.
Тренерлары Дилүс Гатиятулин һәм башкалар бассейнга йөриячәк балаларны инде җәй урталарында ук туплап, хәзерлекләрен шомарта килә.

Җылы көннәрдә алар «Сабантуй» паркында шөгыльләнделәр, суыта төшкәч аннан «Балтач» спорткомплексына күчтеләр.

«Һәрбер тренирда да балалар күп, кызыксынып шөгыльләнәләр, балалардан оста йөзүчеләр чыгар дип өметләнәбез», ди Дилүс абыйлары.

Нет комментариев