... Ике чаңгыда трамплиннан сикерүче, ике чаңгычы һәм өч хоккейчы - бу безнең команда (Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Сочида XXII кышкы Олимпиада уеннарында 7 спортчы Татарстан данын яклаячак, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы порталында.
Нияз Нәбиев белән Иван Панин чаңгыда трамплиннан сикерү ярышларында, Анастасия Доценко һәм Наталья Жукова - чаңгы ярышларында. Моннан тыш, Россия җыелма командасына хоккейчылар Евгений Медведев, Илья Никулин и Алексей Терещенко кергән. Искәртеп узабыз, Сочида Уеннарда катнашучы спортчыларның тулы исемлеге, кичә Россия Спорт министрлыгы белән Россия Олимпия комитеты Башкарма комитетының уртак коллегиясендә билгеле булды.
Нет комментариев