Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген “Сабантуй” ял паркында оешма, предприятия, учрежденияләр, авыл хуҗалыгы оешмалары, авыл җирлекләре арасында чаңгы ачылу сезоны уңаеннан чаңгы ярышы узды.
Ачылышта Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рашит улы, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы катнашты.
Кызлар арасында шәхси беренчелек нәтиҗәләре:
1 урын – Нигмәтҗанова Алсу (Балтач гимназиясе)
2 урын – Григорьева Марина (Кече Лызи авыл җирлеге)
3 урын –Давлекова Сидария ("Балтач газы" идарәсе)
Егетләр арасында шәхси беренчелек нәтиҗәләре:
1 урын – Галимҗанов Ленур (Смәел авыл җирлеге)
2 урын – Никитин Роман (“Дуслык” җәмгыяте )
3 урын –Нигъмәтҗанов Рәйхан (Эчке эшләр бүлеге)
Нет комментариев