Чепья бозын бүген кемнәр кыздырды? (фото)
Спорт

Чепья бозын бүген кемнәр кыздырды? (фото)

Бүген Чепья авылы бозында, «МДСУ-1» призына, Рафаэль Садыйков истәлегенә багышланган хоккей ярышларының финал өлеше узды.

"МДСУ-1" призына, Рафаэль Садыйков истәлегенә багышланган хоккей ярышларының финалында Карадуган, Чепья һәм Норма авыллары командалары беренчелек өчен бозны кыздырды.

Нәтиҗәләргә килгәндә, финал ярышларының җиңүчеләре түбәндәгечә:
 - Карадуган авылы командасы
 - Чепья авылы командасы
 - Норма авылы командасы

Иң яхшы сакчылар булып, Карадуган командасыннан Ленар Галимов һәм Чепья командасы уенчысы Фәнил Хәбибуллиннар танылды.
Иң яхшы һөҗүмче Норма командасыннан Алмаз Садыйков.


Чыганак


хоккей

Нет комментариев