Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирек гасырлы ярыш...

Ә иң кызыгы “абсолют” батыр өчен көрәш булды. Үз үлчәү авырлыгында батыр калган Рәнис белән Булат арасындагы бил алышу бик озакка сузылды.

Үзенен эчкерсезлеге, тыйнаклыгы белән эле дә күңелләребездә сакланучы, Яңгулда танылган Рәфыйковлар династиясенең әтиләреннән кала, беренче дәвамчысы - Габделфәрт Габделбәр улының мәгьнәсез үлем белән арабыздан китүенә дә чирек гасыр гомер узган. Менә шул вакыттан бирле, һәр елның март аенда без аны, энеләре - Татарстанның спорт остасы, районыбызда яшәп, беренчеләрдән  булып Рәсәй көрәш федерациясенең “Алтын” билгесенә лаек булган Илдар һәм яшьләр арасында  район һәм республика ярышларының күп тапкырлар җиңүчесе һәм призеры булган Илһам, аларның күпсанлы дусларының тырышлыгы белән  үз арабызга кайтарабыз.

Форсаттан файдаланып, “Яңа тормыш” җәмгыяте директоры Мәгьсүмҗан Равил улы Сәйфетдиновка аерым рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Нинди генә гозер белән керсән дә, кире борып чыгармый, җитәкче. Булган, кешелекле җитәкче ул. Әле бит, алай гына түгел, РСФСРның спорт остасы Дамир Сафиуллин истәлегенә ярышларның да төп иганәчесе - “Яңа тормыш” җәмгыяте. Районыбызда үз җирлегендә Спартакиада оештыручы бердәнбер җитәкчебез дә әле, Мәгьсүмҗан. Шуңа да, ел да, без дә күңел көрлеге белән киләбез, бу авылга.

“Аллага шөкер, дуслар җитәрлек,” - ди Илдарыбыз. 25 еллыгы дигәч тә,  барысы да ярдәм кулы сузарга  тырышты. Мәктәп коллективы да ел да  зур ярдәм күрсәтә. Быелгы ярышта да, яшь көрәшчеләребезгә мәктәп үзешчәннәре рухи азык бирсәләр, ашханә хезмәткәрләре кунакларны көне буе тәмле ашлары белән сыйладылар. Рамил Гыйльфанов, җирлек башлыгы Ринат Гарипов, Рәсәйнең мактаулы төзүчесе Фагыйль Шәфигуллиннар тырышлыгы белән Балтач гимназиясеннән Рәнис Зарипов, күрше Киров өлкәсеннән килгән Пенәгәр егете Булат Яруллин, Бөрбаштан Әдел Морадыймов хәтта махсус бүләкләргә дә лаек булдылар.

Ә иң кызыгы “абсолют” батыр өчен көрәш булды. Үз үлчәү авырлыгында батыр калган Рәнис белән Булат арасындагы бил алышу бик озакка сузылды. Шулай да өстенлекне Булат алды. Үзенең оешканлыгы, матур көрәше белән 2003 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында узган  юбилей ярышы тагын район тарихына кереп калды.

Менә алар - 76 көрәшче арасында барган бу ярышның җиңүчеләре:

25 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында - 1.Әнис Газизуллин /Балтач/ 2.Әдел Иорадыймов /Бөрбаш/ 3.Солтан Хакназаров /Яңгул/.

30 кг.да - 1.Ислам Йосыпов /Чепья/ 2.Раил Сибгатуллин /Яңгул/ 3.Сөләйман Насыйбуллин /Бөрбаш/.

35 кг.да - 1.Ислам Бурашов /Нөнәгәр/ 2.Кәрим Гарипов /Арбор/ 3.Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/.

40 кг.да - 1.Газинур Гарипов /Смәел/ 2.Рүзәл Гайфетдинов /Пыжмара/ 3.Әмир Гыйльмуллин /гимназия/.

45 кг.да - 1.Алмаз Шиһабетдинов /Нөнәгәр/ 2.Илназ Шәяхмәтов /Нөнәгзәр/ 3.Айзат Апанов /Салавыч/.

50 кг.да - 1.Рәнис Зарипов /гимназия/ 2.Булат Яруллин /Яңгул/ 3.Данис Гайфетдинов /Нөнәгәр/.

55 кг.да - 1.Зөфәр Газизуллин /Пыжмара/ 2.Раушан Фәсхетдинов /Нөнәгәр/ 3.Ислам Сәләхов /Норма/.

Каникул чоры булгангадыр, мөгаен, 60, 65 һәм аннан соңгы үлчәү авырлыкларында 2 шәр көрәшче генә бил алышып, түбәндәге егетләребез  1-2 нче урыннарны бүлештеләр:

Ирек Габделганиев, Рөстәм Хәбибрахманов /икесе дә Яңгулдан/, Кәрим Низамов, Ильяс Шакиров /икесе дә Арбордан/, Никита Закиров /Кече Лызи/, Рамир Идиятуллин /Салавыч/.

Шунысы куанычлы, күчмә Кубок янә туган җирлектә калды. Икенчедә - Арбор, өченчедә - Нөнәгәр көрәшчеләре.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, медальләр, дипломнар тапшырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш