Данил белән Әмир Чаллыда узган ярышта җиңү яулады
Спорт

Данил белән Әмир Чаллыда узган ярышта җиңү яулады

2008-2009 елларда туган егетләр арасында 10 километрлы дистанциядә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде

Чаллыда атказанган спорт мастеры И.С.Утробин истәлегенә егетләр һәм кызлар арасында чаңгы спорты буенча республика ярышлары узды.

Ярышның беренче көнендә 2008-2009 елларда туган егетләр арасында 10 километрлы дистанциядә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

Медаль яулаучылар арасында безнең Балтач спортчылары да бар.  Гыйззәтуллин Данил – беренче,  Хәлилов Әмир икенче урын яулады. Җиңүчеләрне һәм призерларны ихластан котлыйбыз!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев