Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Даныбыз кайта...

Республикабызда  яшьләр арасында  Татарстан Чемпионаты уздыру матур традициягә әверелде. Югыйсә, мәктәптән әле генә чыгып китеп, аптырап йөргән яшьләр арасында  андый ярыш юк иде. Быел да бу ярышлар Кама Тамагында узды.

Безнең район өчен дә  бу ярышлар истәлекле ярыш булып калачак, чөнки яшьләребез  23 команда арасында Яр Чаллы, Кукмара командаларыннан  гына калышып,  өченче булдылар. Афәрин, егетләр.  Бу җиңүгә барыгызның да көче керде. Ә инде команданы бу урынга чыгуына авыр  үлчәүдә чемпион калган  Кили егете Айнур Ганиевның, 100 килограммда икенче калган Яңгул егете Инсаф Рәфыйковның, авыр үлчәүдә өченче булган Смәел егете Раил Тәлгатовның  көчләре аеруча  күп керде. Бу юлы да егетләребезне район чигендә матур итеп каршы алдылар. Район федерациясе рәисе Фәнис Шәрипов егетләребезгә  үзенең бүләкләрен тапшырды, тагын бер игелекле иганәчебез Фәнис Әхмәдиев “Алсу” кафесында аш өстәле әзерләде.

Аллаһыга шөкер, элеккеге даныбыз кире кайта башлады бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев