Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Фәрит Кәлимуллин истәлегенә хоккей турниры узды (фото)

Җанатарлар һәм уенчылар пич коймагы һәм самовар чәеннән авыз итте.

Бәйрәм көннәрендә җирлекләрдә күп төрле спорт чаралары оештырылды. Шуларның берсе һәм зурысы - Норма авыл җирлегендә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Норма мәктәбендә озак еллар физик культура укытучысы һәм директор урынбасары булып эшләгән Фәрит Кәлимуллин истәлегенә уздырылган  хоккей турниры булды.

Турнирда шушы җирлектә хоккей уйный торган дүрт команда катнашты. Пүскән командасы, җирлекнең ветераннар командасы, мәктәп укучылары һәм яшьләр командасы үзара көч сынашты. Беренчелекне яшьләр командасы яулады. Мәктәп укучылар - икенче, ветераннар - өченче, Пүскән командасы дүртенче булды.

Ярыш Тау-бетон оешмасы, шулай ук Азат Ганиев, Илфир Сөләйманов ярдәме белән оештырылды.

Җанатарлар һәм уенчылар пич коймагы һәм самовар чәеннән авыз итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: турнир