Физкультурачылар көне уңаеннан, Яр Чаллы шәһәрендә "Кама ярыммарафоны" узды.
Әлеге чарада өч меңнән артык кеше катнашты һәм алар арасында райондашыбыз Фәридә Нәкыйпова да бар иде. Спортчыбыз 21,1 чакрым араны 1 сәгать 50 минут эчендә үтеп, җиңүче булып танылды. Аңа диплом белән медальдән тыш 3000 сумлык сертификат һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.




Нет комментариев