Гимназия лагеренең һәр көне кызыклы
Егетләр һәм кызлар зур кызыксыну белән көч сынашкан
Балтач гимназиясе территориясендә палаткалы лагерьнең «Алдынгылар хәрәкәте» юнәлеше буенча икенче сменасы башланып китте.
Лагерьның һәр көне төрле кызыклы чаралар белән уза. Шушы көннәрдә спорт юнәлеше буенча төрле эстафета уеннары уздырылган.
«Форпост» оешмасы җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов ял итүче балалар арасында пневматик коралдан ату – «Лазертаг» буенча ярышлар оештырган. Егетләр һәм кызлар зур кызыксыну белән көч сынашкан.
Җиңүчеләр:
Иң яхшы уенчы — Муллагалиев Самат, 3 отряд
1 урын — «Стрела» командасы, 3 отряд
2 урын — «Диверсант» командасы, 1 отряд
3 урын — «Барсы» командасы, 2 отряд
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев