Байлар Сабасында узган ГТО Фестиваленең икенче зона этабыннан балтачлылар җиңү белән кайтты.
Райондашларыбыз фестивальдә Арча, Кукмара һәм Саба районнарын килгән спортчылар белән 8 төрле спорт төре буенча көч сынашты. Балтачлылар матур уен күрсәтеп, беренчелекне яулады. Үз яшь үзенчәлекләрендә Әмир Бариев, Тимур Хәялеев, Наил Хәбибуллин , Марат Гарифуллин, Илшшан Вафин, Фердинант Гыйлемҗанов Фирдинант – беренче, Эмиль Гарипов, Александр Иванов – икенче, Ренат Мөхәрләмов өченче урынга лаек булды.Барлык җиңүчеләр һәм призерлар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Нет комментариев