Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хәлләр... химиядә

Спорт буенча дип әйтүем. Мин бу оешманы, аның спорт җанлы егетләрен, районыбызда «Урожай» ирекле спорт җәмгыятен җитәкли башлаган еллардан ук беләм.

Ул елларны спортчы егетләрне Илгать Вәлиев кебек бик булдыклы егетебез йөртте. Ул егеттән соң дилбегәне районыбызда волейбол спорты буенча бердәнбер беренче разрядлы спортчы булган, спортның бар төрен дә үз иткән Рифат Шәрәфиев алды. Һәм әйтергә кирәк, ул аны нык тота. - Җитәкчебез Наил Рәүпович бик спорт җанлы кеше шул дип башлады Рифат сүзен. Нинди гозер белән керсәң дә, кире борып чыгармый. Шуңа да районыбызда уза торган бер ярышны да күздән ычкындырмыйбыз. Мөмкинлек булганда катнашырга тырышабыз. Катнашу гына бер хәл, әле алар безнең күп кенә ярышларыбызның фаворитлары да. Хоккейны аласыңмы, футболнымы, татар милли көрәшенме... барысында алар җиңүчеләр рәтендә. Хоккейны гына алыйк. Нормадан шәхси эшмәкәр Тәлгать Газизов призына, кышкы сезонны ачып җибәрү хөрмәтенә оештырылган ярышларның җиңүчеләре, «Вамин» җәмгыятенең Балтач сөт-май комбинаты призына ярышларның призерлары. Әле Кукмарада узучы кайбер ярышларның да җиңүчеләре. Татарча көрәш ярышларының да берничә мәртәбә призерлары булдылар. Җәмгыятьнең волейбол командасы турында инде барыбыз да беләбез. Соңгы елларда районыбызда «Сельхозтехника» җәмгыяте, район башлыгы призына узучы традицион ярышларның җиңүчеләре, яисә призерлары. Быел аларның уеннарын республикабызның «ТНВ» каналы да күрсәтте. Рифатыбыз аларга спорт өлкәсендәге эшчәнлекләре турында бик тәфсилләп сөйләде. Шахматны исә оешмада аеруча үз итәләр. Районыбызның шахмат үзәге дисәк тә, ялгыш булмас. Наил Рәүпович Гыйләҗев районыбызның шахмат федерациясе рәисе дә бит әле. Үзенең оста шахматчылары, бигрәк тә ярышларны оештырып йөрүче Габдрәфыйк Фәйзрахмановның тырышлыгы белән алар республикабызда да зур танылу алып киләләр. Үзләрендә регионара ярышлар уздыралар. Быел ничек итеп балаларны сөендерделәр! Кыскасы, аларга матур киләчәк кенә телисе килә. Гел шулай кайнап торыгыз, мөхтәрәм дусларыбыз!

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X