Яңгул мәдәният йортында шушы авылның данлыклы көрәш батыры, РСФСРның спорт мастеры Дамир Сафиуллин истәлегенә багышланган көрәш бәйгесе булды.
РСФСРның спорт мастеры Дамир Сафиуллин истәлегенә узган көрәш ярышлары быел да оешкан төстә узды.
Командалар арасынңа Кызыл юл командасы беренчелекне яулады. Җирле хуҗалар – икенче, Тимирязев командасы өченче булды.
Баш батырга Ильяс Фатыйхов гаиләсе аерым акчалата приз да куйган иде. Аңа Кызыл юл командасыннан Рәдис Сәмигуллин лаек булды.
Шулай ук иң олы, иң яшь көрәшчеләргә дә махсус призлар тапшырылды.
Нет комментариев