Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Ярышның да ниндие генә...

Кунагыбыз берүзе 20 уенчыга каршы уен оештырды

Зур елга-сулар кечкенә чишмәдән башланган кебек, заманында Салавыч авылы мәдәният йортының кечкенә бер бүлмәсендә, 3-4 өстәл артында, берничә фанат уенчы белән башланган шахмат ярышы, башта район, аннан районара ярыштан хәзер регионара ярыш статусын алды да куйды.

Моңарчы мондый ярышларны «Балтасиагрохимсервис» берләшмәсе генә уздыра торган иде, менә хәзер яңасы барлыкка килде. Күпләр язманың нинди ярыш турында барасын аңлаганнардыр.

Әйе, бу язмам, заманында Салавыч авылына гына түгел, районыбызга үзен оста шахматчы буларак таныткан, кыс-ка гына гомер юлында үзе турында якты эз калдырган Фоат Йосыф улы Йосыпов истәлегенә узган шахмат ярышы турында. Шахмат уеннарының фанаты буларак, ул үз гомерендә бик күп дусларын шахматка тартты, бу уенны популярлаштырды. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләгән вакытында, кыска гына әбәт чорында да, алар дуслары белән көндәлек шахмат тактасы артына утыра торганнар иде.

Әйткәнемчә, беренче ярыш 10 нан артык уенчы белән башланган булса, бүгенге ярыш 81 уенчы белән узды. Билгеле, бу 10нчы юбилей ярышы икәнен күпләребез белмичә дә килде.

Районыбызның игелекле иганәчесе — «Татарстан» хуҗалыгы рәисе Айнур Нотфуллин, җирле үзидарә башлыгы Рәсим Латыйпов, мәрхүмнең уллары Алмаз, Марсель, туганнары Искәндәр Әхәтов, күпсанлы дуслары тырышлыгы белән уза торган ярышыбызга районыбыз ясле-бакчаларыннан башлап, мәктәпләрдән, оешмалардан, хәтта ерак Мәскәү шәһәреннән, Чувашстан республикасының Батыр районыннан Дамир һәм Тәлгатьнең, Казаннан кайткан уенчыларның өстәл артына утырулары бөтенләй дә көтелмәгән хәл булды. Уеннар вакытында җирлек башлыгы Рәсим Кадим улы белән сөйләшеп, киләчәккә планнар да корып алдык.

— «Тора-бара без бу спортзалга да сыймый башларбыз, ахрысы. Әти-әниләрне, остазларны залга кертмичә, балконнарга менгермичә булмас», — дип куйды ул. Дөрестән дә, ел да ярышлар вакытында өстәмә өстәлләр куярга туры килә бит. Быел да өстәмә өстәлләр белән тулыландырырга туры килде залны. Матур, уңайлы шартларда узды бу ярыш. Уенчылар арасында ясле-бакчалардан килгән нәниләр белән рәттән, 80нче дистәләрен ваклаган аксакалларыбызны күрү безнең өчен тагын да зуррак шатлык булды. Әнә бит, заманында Фоат Йосыповичның үзе белән уйнап йөргән дуслары Соснадан Габдерәфыйк Фәйзрахманов, Бөрбаштан Тәнвир Галимов, Хәмит Кәримуллин, Килидән Ансар Нәҗипов, Балтачтан Наил Зариповлар да монда килгәннәр, катнашалар.

Күпләр, бу ярышлар дәвамлы булсын иде дип, теләкәрен җиткерделәр. Барысына да бай булды бу ярыш — җыры-моңы, тәмле ризыклары, махсус бүләкләре... Ел саен монда ярышта катнашкан барлык уенчы бүләк белән кайтып китә. Юбилей елы буларак, оештыручылар ярышларыбызга үзгәреш тә керткәннәр. Быел уенчылар аерым категорияләп уйнадылар.

Килгән аерым кунакларга да зур хөрмәт күрсәтелде. Алар да акчалата бүләкләр, медальләр белән кайтып киттеләр. моңарчы күрелмәгән бер яңалык — Казаннан килгән кунагыбыз берүзе берьюлы 20 уенчыга каршы уен оештырды.

Инде җиңүчеләребез белән дә танышырга вакыт җитте кебек. 1-4 сыйныф укучылары арасында беренче урынга Балтачтан Самир Мөхәммәтгалиев белән Нормадан Раидә Мәрданова, икенчегә Балтачтан Динар Закиров белән Ясминә Сафина, өченчегә Балтачтан Макар Иванов белән Нормадан Дина Гатауллина лаек булдылар.

5-11 сыйныф укучылары арасында бу урыннарны Балтачтан Сәйдәш Камалов белән Зифа Корбанова, Салавычтан Мәлик Йосыпов белән Балтачтан Дилә Закирова, Абдельбари Мөхәммәд белән Ралина Шаһимәрданова бүлештеләр.

Зурлар арасында Балтачтан Рамилә Шаһимәрданова чемпион булса, калган призлы урыннарда — Салавычтан Марсель Йосыпов белән Нормадан Ландыш Гарифуллина.

Ветераннар арасында исә, җиңүчеләр булып Соснадан Фәрит Дәүләтшин, Нормадан Рифкать Нәбиев, Салавычтан Рәфкать Йосыповлар танылдылар. Фоат Йосыф улы Йосыповның улы Марсельнең, оныгы Мәликнең, энесе Рәфкатьнең бу ярышта призлы урыннар яулавы, катнашучыларның әйтелгән рәхмәтләре аның рухына изге дога булып ирешсен иде.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахмат