Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүче кубогы янәдән Балтачта (+бик күп фото)

Машина гөрелтесе, төтен, тизлек, адреналин... Картинг спорт төрен нәкъ шушы төшенчәләр ачып бирә дә инде. 6 март көнне Балтач сөт-май комбинаты янындагы мәйданчыкта узган картинг ярышы нәрсәләр белән истә калды, җиңүче кубогын кем яулады?

Гадәттә, ярышлар уннар тирәсендә генә башланып китә, ләкин инде командалар иртәнге сәгать җидедә ярыш мәйданына җыела башлый. Бу юлы Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ярышларда Балтач ДОСААФы, Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы, Арча, Теләче, Кукмара, Саба Лесхозы һәм Лаеш командаларыннан илледән артык картчылар катнашты. Соңгы елларда әлеге спорт төренә кызлар да тартылуы бигрәк тә сөенечле күренеш, дип ассызыклап үтте ачылыш вакытында район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтов. Спорт ярышларына старт бирелгәнче яшь спортчыларга Балтач ДОСААФы җитәкчесе Рафил Фәйзрахманов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Лилия Һадиева да изге теләкләрен ирештереп, уңышлар теләделәр.

Чара барышында стартка ук чыга алмаган машиналар да, финиш сызыгын кисеп керә алмаган картлар да булды. Ләкин ничек кенә булмасын, һәрбер яшь шофер җиңү өчен тырышты. Тырышкан морадына ирешкән диюләре дә хак шул.

Балтач командасы җиңүчеләре белән дә танышып үтик: «Хонда 200» маркасында Балтач ДОСААФыннан Юсуп Вәлишин – икенче, «Хонда 270»тә Диләрә Гарифуллина (Балтач ДОСААФы) шулай ук икенче һәм Илдан Вәлиев өченче урыннарны яуладылар. «125» маркалы картта Балтач ДОСААФы егетләре Ислам Хәйруллин белән Азат Мөхәммәтҗанов беренче һәм икенче булдылар, «Стриж»да Данияр Гарифуллин иң җитезе булып, җиңү яуласа, Алим Хәйруллин икенче урынга лаек булды (икесе дә Балтач ДОСААФы командасыннан). Кызлар арасында балтачлыларга тиңнәр булмады. Беренче урында Диләрә Гарифуллина, икенче урында Зәлинә Хәсәнова (икесе дә Балтач ДОСААФы командасыннан) һәм өченче урында Карина Вәлиева (Балтачның мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы). Барлык җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләүдә ига-нәчелек ярдәме күрсәткән «Кызыл юл» хуҗалыгына, Ильмир Мөэминовка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук әлеге салкын көндә кайнар чәйләре, тәмле коймак һәм камыр ризыклары белән барлык катнашучыларны җылытып торучы район ДОСААФ оешмасы хезмәткәрләренә аерым рәхмәт. Ә инде төп җиңүче кубогына янәдән Балтач ДОСААФы командасы лаек булды. Әлеге җиңүләр киләчәктә безнең районда да картодром төзергә җирлек булсын һәм бу спорт төренә тартылган балаларның шул хыялы чынга ашсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев