Җиңүне кунакларга бирдек
Спорт

Җиңүне кунакларга бирдек

Бүген, 6 март көнне кич белән «Сабантуй» паркының яктыртылган чаңгы юлында Саба, Кукмара һәм Балтач районы чаңгычыларының эстафета ярышлары булып узды.

12 этаптан торган бу узышта төрле яшьтәше һәм төрле өлкәләрдә эшләүчеләр, шул исәптән мунициапль хезмәттә булучылар көч сынашты. Район башлыклары 11нче этапта узышса, финал өлешен район яшьләр һәм спорт комитет җитәкчеләре тәмамлады. Ныклы әзерлек белән килгән Саба районы командасы беренче, Кукмара икенче, ә хуҗалар өченче урында булдылар. Бу турыда фоторепортажны иртәгә сайтыбызда карарсыз.


чаңгы ярышы

Нет комментариев