Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Каратэчылар әллә чана спортына күчкән? (+фото)

Районыбызның каратэ белән шөгыльләнүче яшьләре кичә әти-әниләре белән Чана-тауга чыгып, тюбинг, салазка, “банан”да рәхәтләнеп шуып, күңел ачып, саф һавада файдалы ял иткәннәр.

Көннәрнең җылы, кышның карлы килүенә бигрәк тә балалар сөенә. Алар рәхәтләнеп чана, чаңгы шуа, карда әвәләнә. Районыбызның каратэ белән шөгыльләнүче яшьләре дә ялларын бик күңелле үткәрәләр. Кичә алар әти-әниләре белән Чана-тауга чыгып, тюбинг, салазка, “банан”да рәхәтләнеп шуып, күңел ачып, саф һавада файдалы ял иткәннәр. Һәм барысы бергә кайнар коймак һәм чәй белән сыйланганнар.

Ә сез ялларыгызны ничек үткәрәсез?

@sport_shkola_baltasi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каратэ чанатау