Күңелгә якын ярыш...
Кемгә ничектер, ләкин Тимирязев исемендәге җәмгыять призына уздырыла торган татарча көрәш ярышлары минем күңелемә иң якын ярышларның берсе булып кереп калды. 1990нчы елның 10нчы мартында тәүге мәртәбә оештырылган ярышта беренче чирканчык алуым төп сәбәпләрнең берсе дияргә кирәк.
Быел да традицияләренә тугры калдылар нормалылар. Ярышлар зур бәйрәмнәргә - Татарстан Конституциясе, Халыклар Бердәмлеге көннәренә туры килде. Ярышлар урынын да үзгәртте. Моңарчы Балтач «Сельхозтехника»сы спорткомплексында, Кили авылы мәдәният йортларында уздырылып килгән ярышлар быел «Балтач» спорт сараенда үтте. Җыр-моң, кайнар чәй, коймак, өчпочмак... Әнә шул рәвешле, сый-хөрмәт белән кабул иттеләр көрәшчеләрне. Ярышларны ачып җибәрергә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе урынбасары Наил Мәрда-нов, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев чыгышларыннан соң, аерым шәхесләрне бүләкләү булды.
Районыбызда татар милли көрәшен үстерүдәге олы хезмәтләре өчен Вакыйф Зәкиев районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Шакировка, җәмгыять директоры Фәрит Гыйрфановка, аның урынбасары Наил Мәрдановка, Балтач спорт мәктәбе директоры Эмиль Гариповка җәмгыять директоры көрәш федерациясенең күкрәк билгеләрен тапшырды. Көрәшкә килсәк, ул бернинди имгәнүләрсез, тавыш-тынсыз гына үтеп китте. Менә алар егерме икенче бәйгенең җиңүчеләре: 60 килограмм үлчәү авырлыгында: Ирек Әхмәт-ханов (Яңгул), Булат Галиев (Норма), Рәҗәп Борһанов (Арбор); 65 килограмм үлчәү авырлыгында: Рафаэль Вафин (Норма), Азат Вафин (Яңгул), Раушан Сабиров (Яңгул); 70 килограмм үлчәү авырлыгында: Илдар Зарипов (Нормабаш), Айдар Галиев (Норма), Раил Сираҗиев (Яңгул); 75 килограмм үлчәү авырлыгында: Рамил Зәйнетдинов (Норма), Айрат Абдуллин (һөнәр лицее), Рәмис Хөснетдинов (Балтач); 80 килограмм үлчәү авырлыгында: Руслан Рәфый-ков (Яңгул), Рушан Зарипов (Балтач), Рамил Сафиуллин (Арбор);
90 килограмм үлчәү авырлыгында: Ранил Сафиуллин (Яңгул), Айрат Апанов (Салавыч), Илдар Абдуллин (Норма); Югары үлчәүдә: Ринат Хәйретдинов (Арбор), Динар Фатыйхов (Яңгул), Рамил Сабирҗанов (Балтач).
Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең төп призы - тәкә быел да Яңгулга китте. Соңгы елларда әлеге төбәк көрәшчеләренә тиңнәр юк. Икенче урында - келәм хуҗалары, өченчедә «Сорнай» җәмгыяте көрәшчеләре. Алда көрәшчеләребезне тагын бер зур дәрәҗәле бәйге - Балтач муниципаль район башлыгы призына ярышлар көтә. Келәмнәрдә очрашканга кадәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев