Кемдер остарак, кемдер җитезрәк...
Спорт

Кемдер остарак, кемдер җитезрәк...

28 февральдән алып 3 мартка кадәр мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы спартакиада булып узды.

Укытучылар спортның 6 төре буенча көч сынашып, урта мәктәпләр арасында беренче урынга Балтач гимназиясе лаек булды. Икенче урында – Балтач мәктәбе, өчтә – Чепья мәктәбе. Төп мәктәпләр арасында Шубан мәктәбенә тиңнәр булмады, субашлылар – икенче, Кенә мәктәбе өченче урынны яулады. Барлык җиңүчеләрне дә ихластан котлыйбыз. Ел саен үткәрелүче әлеге ярышларда алдагы елларда тагын да зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын һәркемгә!


спорт

Нет комментариев