Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хоккейда соӊгы ноктаны «Норма» командасы куйды

Районыбызда көз-кыш буе барган хоккей уеннары тәмам. Соӊгысы шугалакларда боз ярамаслык хәлгә килгәнлектән Теләче районы үзәгендә узды. Хәер, балтачлылар монда беренче тапкыр килмиләр.

Кариленнән эшмәкәр Тәлгать Газизов призына булган ярышлар да шушы бозда узган иде. Хоккей турнирлары бихисап булды быел. Январь башында «Хезмәт» газетасы призыннан башланып киткән уеннар атна уртасында да, ял көннәрендә дә туктап тормады. Зурлар һәм ветераннар арасынды Нормада «ИнтерКубок», Карадуган бозында Карадуган кубогы, Шубанда шәхси эшмәкәрләребезнеӊ дәрәҗәле кубогы, Борнакта, Салавычта оештырган турнирлар, Смәелдә аерым «Зифа» турниры, Чепьяда Рафаэль Садыйков истәлегенә «МДСУ-1» оештырган ярышлар, инде искә алган эшмәкәр Тәлгать Газизов призына булган уеннар һәм ниһаять Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев исемендәге турнирларныӊ һәрберсендә хоккейчыларыбыз бар көч-куәтләрен биреп уйнадылар.

Быелгы турнирларда җиӊүчеләр дә даими алышынып торды. Әмма соӊгы ноктаны «Норма» командасы куйды. Тимирязев исемендәге хуҗалыкныӊ ярдәмен тоеп, башка бик күпләрнеӊ теләкләрен тормышка ашырып, бу команда уенчылары бозга җиӊәргә, дип чыкканнар иде. Беренче уенда нормалылыр «Зифа»ны 7:2 исәбе белән оттылар. Ә инде аннан соӊ узган уеннарда көндәшләр «Норма» командасы капкасына бер алка да ташлый алмадылар. «Чутай» командасы белән уен 8:0 исәбенә тәмамланды. Финалда очрашкан «Карадуган» командасын нормалылар 4:0 исәбенә бирелергә мәҗбүр иттеләр. Карадуганлылар икенче урында булса, өченче урында «Чутай»командасы.

Ярышларны оештырган, һәрвакытта вакыт табып, хоккейчылар һәм хокккей сөючеләр белән аӊлашып эшләгән район яшьләр һәм спорт бүлегенә, урыннарда бозларны әзерләүгә яисә хөкемдарлык итүгә көчләре кергән барлык райондашларга рәхмәт!

Фото: Р.Заһидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей