Килидә Хафизов Рифкать призына шахмат ярышы үтте
Спорт

Килидә Хафизов Рифкать призына шахмат ярышы үтте

Ярышлар 26 уенчы катнашында 9 турдан 10 минут вакытка үтте

Кили авылы мәдәният йортында Хафизов Рифкать үз призына Норма, Кариле һәм югары авыллар өчен (быел 3 нче тапкыр) шахмат ярышы үткәрде.Шулай ук ярышка башка авыллардан да балалар чакырылды. Уеннарда Рифкать абыйның улы,оныклары да катнашты.

Ярышлар 26 уенчы катнашында 9 турдан 10 минут вакытка үтте. Уенчыларны клуб мөдире Гарифуллина Халидә ханым үзе өстәлләр әзерләп тәмле итеп ашатты. Ярыш бик матур үтте.

 

Килидә Хафизов Рифкать призына шахмат ярышы үтте

2016 нчы елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында 1 нче урын – Петров Тимур (Балтач мәктәбе), 2 нче урын – Иванов Мирон (Балтач мәктәбе), 3 нче урын – Абдуллина Мәликә (Балтач мәктәбе), 4 нче урын – Гиниятуллин Әнвәр (Балтач мәктәбе). 2015 -2011 нче елгы балалар арасында 1 нче урын – Марданов Раил (Норма), 2 нче урын – Марданова Раида (Норма), 3нче урын – Петров Александр (Балтач мәктәбе), 4 нче урын – Закиров Динар (гимназия).

Зурлар арасында 1 нче урын – Нәҗипов Ансар (Кили), 2 нче урын – Салахов Ленар (Кариле),3 нче урын – Гарифуллина Ландыш (Кариле), 4 нче урын –  Хафизов Рифнур (Пүскән). Иң куандырганы бу ярышта 9 мөмкинлектән 8 очко җыеп Марданов Раилненң гомуми зачетта җиңүче булып танылуы булды.

Килидә Хафизов Рифкать призына шахмат ярышы үтте

Җиңүчеләргә Рифкать Хафизов акчалата бүләк һәм грамота белән медаль тапшырды. Кили авылының яшь шахматчысы Зарипов Әнвәр белән Шәйхетдинов Әнвәр дә грамота, медальләр белән бүләкләнде. Яшь буынны шахматка тартып шундый матур ярыш үткәргәне өчен Рифкать абыйга, аның гаиләсенә һәм клуб мөдире Халидә ханымга барлык катнашучылар исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез. 


Нет комментариев