Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Бөрбашта теш табибы Рафил Галимуллин истәлегенә узган көрәш ярышына 87 яшь көрәшче килгән иде

Мәктәп кызларының оста биюләре, Җәлил хәзрәт Фазлиевның яшь көрәшчеләребезгә үгет-нәсыйхәтләре, кыскасы, ачылыш менә дигән булды

Әле күптән түгел Актанышта беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев призларына узган ярышларда яшьләребезнең 13нче урын белән генә кайтулары җитәкчеләребездә зур борчу тудырды. Узган шимбәдә районыбызның татар көрәше үзәге булган Бөрбашта теш табибы Рафил Галимуллин истәлегенә узучы ярышлар алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе —атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдинов тиз генә тренерларыбызны җыеп алып, сөйләшү уздырды.

Киләсе атна башында ук район хакимиятендә, кичекмәстән, җыелып сөйләшүне ассызыклады. Үзенең остазы –  атказанган тренер Дамир Гобәйдуллинга ачык дәрес күрсәтү бурычын йөкләде. Билгеле, мондый ук түбән тәгәрәүгә сәбәпләр дә юк кебек, федерациянең яңа җитәкчесе Фәнис Шәрипов та гел эзләнүдә.

Инде ярышыбызга килсәк, бәйгегә 2012 елда һәм аннан соңгы елларда туган 87 яшь көрәшче килгән иде. Ызандаш күршеләребез Арча, Саба, Кукмара, Малмыж районнарыннан да көрәшчеләрнең килүе, ярышыбызны тагын да тулыландырып җибәрде. Көчле малайлар килгән иде, безнкеләргә дә бераз тир түгәргә туры килде. Мәрхүмнең тормыш иптәше Алия Кыямовна да соклануын яшермәде. Оештыручыларыбызга олы рәхмәтен әйтеп, саубуллашты ул безнең белән.

Мәктәп кызларының оста биюләре, Җәлил хәзрәт Фазлиевның яшь көрәшчеләребезгә үгет-нәсыйхәтләре, кыскасы, ачылыш менә дигән булды. Район ярышларының җиңелә белмәс яшь батыры Даян Әхмәдуллинның да туган көнен билгеләп үттек бу көнне. Ярышка килгән барлык кунакларны 2 мәртәбә бушлай тукладырып, Җәлил хәзрәтнең бүләкләрен өләшеп, җиңгән көрәшчеләребезне саллы гына акчалата бүләкләп җибәрүебезгә сөенеп бетә алмадык. Рәхмәт, барлык оештыручыларыбызга, иганәчебез Галимуллин Равил гаиләсенә.

Инде җиңүчеләребез белән дә таныш булыйк. 24 кг. да - Рүзәл Хәтимов /Бөрбаш/, Нариман Нәбиев /Кукмара/, Әмирхан Гыйбадуллин /Бөрбаш – Алия Кыямовнаның махсус бүләгенә лаек булды/, Эмиль Гыйбадуллин /Бөрбаш/. 28 кг. да – Муса Фәйзрахманов /Арбор/, Камил Закиров /Норма/, Илья Шишкин /Чепья/, Рамазан Нигматуллин /Сосна/. 32 кг. да - Сәлим Шакиров /Арбор/, Даян Әхмәдуллин Балтач/, Азамат Фәезов /Чепья/, Сәмир Борханов /Арбор/. 36 кг. да- Самир Ахунов/Арча/, Наил Сафиуллин/Пыжмара/, Булат Калимуллин/Арча/, Юныс Ризванов/Балтач/.40 кг. да- Арсений Дмитриев, Юныс Ибраһимов, Раяз Сабирҗанов /өчесе дә Кукмарадан/, Данияр Әхмәтгалиев /Арча/. 45 кг. да – Илмаз Гыйззәтуллин, Әмир Аглиуллин /икесе дә Арчадан/, Хәлил Леонтьев, Артур Парфенов/икесе дә Чепьядңан/.50 кг. да – Рүзәл Галимуллин /Смәел/, Риназ Сибгатуллин /Арча/, Ислам Галиев /Балтач/, Ильяс Нәбиев /Смәел/. 55кг. да – Илнар Фәттахов /Кукмара/, Нияз Хакимуллин /Арча/, Нурислам Гыйбадуллин /Бөрбаш/, Альмир Вафин /Арча/.60 кг. да - Билал Галимуллин /Бөрбаш/, Идрис Газизуллин /Кукмара/, Муса Галләмов /Сосна/, Марат Яруллин /Кукмара/.65 кг. да - Рәмис Рәхимов /Кукмара/, Сөләйман Галимов /Бөрбаш/, Айзат Низамов /Арбор/.70 кг. да - Ильяс Исмагилов Кукмара/, Тахир Шаһиәхмәтов/Смәел/ Югары үлчәүдә – Кәрим Лотфуллин /Арча/, Раяз Гыйбадуллин, Рәмис Абделхаков /икесе дә Салавычтан/.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев