Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшче дустым... (+фото)

Безнең дуслык җепләре үткән гасырның 70-80 елларына ук барып тоташа. Әтиләр/урыннары оҗмахта булсын/ бик дус иде. Алар дуслыгы хәзер бездә дәвам итә.

Бүгенге язмам – Шеншеңәр авылында гомер итүче Альберт Алимас улы Миннеханов турында. Икебез дә, районның төрле почмакларында яшәсәк тә, безне язмыш, гел җаен китереп, очраштырып торды. Икебез дә төрле өлкәләрдә хезмәт куйсак та, җырга-моңга гашыйк кешеләр буларак, 1978 елда районыбызда  “Маяк” колхозында беренчеләрдән булып оешкан “Дулкын” вокаль –инструменталь ансамблендә чыгыш ясый башлау,безнең дуслыкны тагын да ныгытты. Авыл, район, “ут” күршеләребез сәхнәләрендә чыгыш ясап, бар җирдә көтеп алынган кунакка эйләндек. Аннан инде, татар көрәшенә  кереп киткәч, бу чын дуслыкка әверелде.  

Кечкенәдән көрәшкә гашыйк булды ул. Сабантуйлар җиттеме, иң беренчеләрдән булып языла торган булды. Тора-тора  ул чын  көрәшчегә әйләнде. “9-10  классларда укыганда, шимбә көннәрендә дәресләрдән кайтуга, үзебезнең район үзәгенә юл тота идем. Ул вакытларның беренче спорт остасы булган Фәрит абый Әхмәдиевта кунып, аның белән шөгыльләнеп, район келәмнәренә чыга башладым”,-дип искә ала ул чакларын. Билгеле, даими шөгыльләнүләр үз җимешен дә бирә. Егетебез 1978 елда Башкортстанның Ишембай шәһәрендә узган РСФСР беренчелегендә чемпион булып таныла. 1979 елда  “Урожай” ирекле спорт җәмгыятенең республика беренчелегенә чемпион булуга ирешә. Аның бу җиңүләренә бер-бер артлы классик көрәш буенча ТАССР беренчелегендә икенче, Казанда узган РСФСР беренчелегендә кабат чемпион булу өстәлә.Әле дә рәхмәтле ул Фәрит абыйсына. Көрәшкә булган мөнәсәбәте, аны тормышта да чын көрәшчегә әйләндерде.Чаллыда физкультура институтын читтән торып бетерде. Бу уку йортында үзе генә укып калмыйча, үзенең кул астында шөгыльләнүчеләрне дә шунда юллый торды. Шеншеңәрдән Радил Гыйззәтуллин, Нурфат Шәфигуллин, Рәсим Сәләхиев югары белемле белгеч булып, әле дә келәмдә бил алышалар. Инде бүгенге көндә Смәелдән Аяз Зиннәтуллин, Илгизәр Галимуллин, Салавычтан Дилүс Сабировлар аның хәер-фатихасын алып, спорт академиясендә белем алалар. Әле бер шәкерте-Смәелдән Илгизәр Габделбәров исә Воронежда Юрий Гагарин исемендәге хәрби академиядә белем ала. Хәзер инде алар Альберт абыйларына рәхмәтле. Менә шулай итеп үзенең тырыш хезмәте белән күпьеллар матбугат битләрендә  телгә алынмаган Смәел, Шеншеңәр мәктәпләрен көрәш дөньясында үз югарылыгына күтәрде. Инде менә, Смәел мәктәбе балалары белән шөгыльләнә башлагач, аларның мактаулы урыннан төшкәннәре юк. Ул гына да түгел, әле аның егетләре киләчәктә  районыбыз көрәшчеләренең  ныклы таянычына әйләнмәгәе,әле. Хәр өлкәдә булдыклылыгын раслап, аның күпсанлы Мактау кәгазьләре тора. Ә иң кадерлесе дип, 1985-86 елларда ТАССРның Министрлар Советы рәисе Минтимер Шәймиев биргән Мактау кәгазьләрен саклый ул. Авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуларсыз машинасында йөртеп торган өчен бирелгән, алар.Билгеле, еллар үзу белән аның бу сандыгы тулыланып кына торган. Район җитәкчекләренең, спорт министрлыгының  купсанлы Мактау кәгазьләре өстәлгән, аларга. Тик торырга яратмады инде ул. Әз генә буш вакыты булдымы, нәрсәнедер кыштырдатып торды. Иң мөхиме,әтисенең бик яраткан шөгыле-бал кортлары тотуны дәвам итте ул. Ул арада баянын кулына алып, җыр сузарга да вакыт таба. Бигрәк тә армия сафларында хезмәт иткәндә иҗат иткән үз җырын башкарырга ярата . Ул арада, янә без аның белән узебез дә сизмәстән, янә көрәш темасына кереп китәбез.” Купме гомер көрәшеп, тәки шул Вагыйз Фазлиевны җиңә алмадым мин”,-дип уфтанып куя ул. Ул механик, Вагыйз баш инженер булып бергә хезмәт куйганда, гел бергә бил алыша торган булдылар алар. Сабантуйларда да бергә булдылар.

2002 елдан бирле, Балтач спорт мәктәбендә көрәш тренеры булып эшләүче дустыбызга да 60 тулды. Шулай булса да, бирешергә исәбе юк әле аның. Төп хыялы- көрәш буенча спорт осталары тәрбияләү. Без дә аның көрәш дөньясында кайнаганын күреп,чын күңелдән сөенәбез, аңа киләчәктә зур спорт уңышлары теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Альберт Алимас улы Миннеханов