Көрәшчеләр келәмнәрдә сынала
Спорт

Көрәшчеләр келәмнәрдә сынала

Бу шимбәдә көрәш буенча районыбызның җыелма командасы Арчада ачык турнирда бил алышып, икенче призлы урынны яулап кайтты.

Җирле “Көнбатыш” кибетләр челтәре призларына узган бу бәйгедә пьедесталның иң югары баскычына Смәелдән Илгизәр Габделбәров /65 кг/, Яңгулдан Инсаф Рәфыйков /авыр үлчәү/ күтәрелсәләр, Яңгулдан Руфил Хәбибуллин /60 кг/, Илсаф Рәфыйков /90 кг/, Чутайдан Фәннур Әглиуллин /75 кг/, Балтачтан Инсаф Шәрифҗанов /80 кг/ - икенче, Салавычтан Нурвил Дәминов /75 кг/ өченче призлы урыннарны алдылар. Җиңүчеләребезгә акчалата бүләкләр, дәрәҗәле медальләр, дипломнар тапшырылды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


көрәш

Нет комментариев