Көрәшчеләребез Руслан һәм Илдан зур бәйгедән бронза медальләр белән кайтты
Спорт

Көрәшчеләребез Руслан һәм Илдан зур бәйгедән бронза медальләр белән кайтты

20-21 октябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар узды

Биредә райондашларыбыз да пьедесталга күтәрелә алды. 60 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында - Илдан Әхмәтханов, 90 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Руслан Рәфыйков өченче урынны яуладылар. Егетләребезне чираттагы уңышлары белән ихластан котлап, иләчәктә тагын да зуррак үрләр яулауларын теләп калабыз.

 Илнар Төхбәтов фотолары


көрәш

Нет комментариев