Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Күрсәтербез әле...

Гел эзләнүдә инде бу Дамир Даутович. Татарстанның атказанган тренеры Дамир Гобәйдуллин турында әйтүем.

Күп еллар Арбордагы «Ударник» колхозын җитәкләгән авылдашлары Билсур Мәгъсүмович Зәкиев истәлегенә быел 6нчы мәртәбә уздырылучы ярышларга да үзгәреш кертеп куйган иде. «Мәктәпләрдә бала саны кимү үзен нык кына сиздерә башлады. Мәгариф өлкәсендәге оптимизация дулкыннары безгә дә кагылды. Күп кенә малайларым Чепьяга чыгып китте. Шунлыктан 9 еллык мәктәпләрнең күбесенең ярышларга тулы составлы команда белән килә алмауларын истә тотып, быел үземчә бер яңалык ачарга булдым. Алар арасында да конкуренция булсын дип, команда нәтиҗәсен иң яхшы 8 күрсәткечтән чыгарырга булдым. Бик хуплап каршы алдылар хезмәттәшләрем дә минем бу фикеремне».

Чыннан да, 1996нчы елгы һәм аннан соңгы елларда туган егетләр арасында узган быелгы ярышларга 18 командадан 110 көрәшче килгәнлектән, аның бу адымы күпләр өчен файдалы да булды. Аннары, Дамирның 28 килограмм үлчәү авырлыгын кертүе, гомумән, бу ярышларга матур төсмерләр өсти. 70 килограммнан югары баһадирлар белән беррәттән, орчык кадәрле малайларның бөтен җанын-тәнен биреп көрәшүен карау үзе ни тора. Яңгулдан, Чепьядан, Кунырдан килеп, көрәштә беренче адымнарын ясаучы малайларыбыз да күпчелек шушы үлчәү авырлыгында бил алыштылар.

Тагын бер яңалыгы, келәмдә хөкемдарлык итүгә күбрәк яшьләрне тартырга тырыштык. «Беребез дә гомерлек түгел. Әкренләп яшьләрне өйрәтергә кирәк», - диде миңа Дамир. Билгеле, моңа кайбер очракларда ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Нишлисең бит, аларны да өйрәтергә кирәк. Быелгы ярышларга Әтнә районы егетләре дә килгән иде. Тренерлары Бөрбаштан РСФСРның спорт остасы Вагыйз Фазлыевның кияве - Динар Зиннәтуллин булып чыкты. (Вагыйз бүгенге көндә Арчада яши). Динар республика категорияле хөкемдар буларак таныш егет. Ярышлардан бик канәгать булуын белдерде ул.

Шул ук вакытта Шеңшеңәрдән тренерыбыз Альберт Миннеханов махсус бүләкләрнең дөрес бүленмәвенә ризасызлыгын сиздереп алды. «Аларны көрәштә беренче адымнарын ясаучы балаларга, яисә авыр хәлле гаиләдән килгән балаларга бирергә кирәк иде. Алар өчен бер кызыксындыру булса, үзебезгә көрәшне алга җибәрүдә бер алым булыр иде. Көрәшеп призлы урын алган балага бүләкне болай да бирәбез бит инде». Хаклык бар аның сүзләрендә. Алга таба бүләк бирүчеләр дә бу хакта бераз уйлансыннар иде. Елның-елында бик мулдан уза бу ярыш. Биредә 1-4 урынны алучы яшьләр акчалата бүләкләргә, медальләргә, дипломнарга лаек булалар. Мәрхүмнең улы Роберт Билсуровичка ел да ярдәмгә үзенең бүләкләре белән заманында Идел-Нократ федераль юллар идарәсен җитәкләгән Мөхәммәт Гатиятуллин, Арбордан Һадиевлар гаиләсе дә килә.

Шушы авыл кызы, «Шәһри Казан» газетасының үз хәбәрчесе Зөлфия Хәлиуллина беренче урынны яулаган көрәшчеләрне ярты еллык подписка белән бүләкләде. Билсур Мәгъсүмовичның фотосы куеп эшләнгән зур күчмә Кубок быел хуҗасын үзгәртте. Чепьяга кайтып китте. Көрәшеп тә күрсәтәләр сиңа әйтим, удмурт егетләре. Икенче урынга - Арбор, өченчегә Яңгул егетләре чыкты. Чемпионнар булып Чепьядан Руфин Афанасьев (28 кг.), Рөстәм Сираҗиев (36 кг.), Максим Прокопьев (40 кг.), Илназ Минмуллин (60 кг.), Арбордан Фәнис Кәбиров (43 кг.), Ислам Галимов (55 кг.), Түнтәрдән Дилүс Рамазанов (65 кг.), Нормадан Самат Мөҗипов (46 кг.), Әтнәдән Булат Фәхриев (32 кг.), Шеңшеңәрдән Ралиф Галиев (70 кг.). Яңгулдан Айрат Хәйруллин (авыр үлчәүдә) танылдылар. Зурлар командасының Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган ярышларда 17нче урын белән генә кайтуына эч пошып йөри иде, бу ярышлардан соң борчылуларым юкка чыккан күк булды. Бу малайларыбыз үсеп җитсен әле. Күрсәтербез күрмәгәннәрен. Әнә шундый уйлар белән кайттым мин Арбордан.
Рәсемдә: җиңүче команда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250