Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кубок Арборга китте... (фото)

Алда авыл, район Сабантуйлары. Батырларыбызга келәм җиңүләре теләп калабыз!

Кайларда гына уздырып карамадык инде без бу «Кызыл юл» хуҗалыгивының «диварга-дивар» көрәш ярышын. Балтачның «Хыял» яшьләр үзәгендә, «Балтач» спорткомплексында, Шеңшеңәрнең «Батыр» спортзалында, Чутайда... Узган ел, менә дигән итеп, Чутайның Сабантуй мәйданында кече Сабантуй итеп уздырган булсак, быел исә һава торышының әледән-әле үзгәреп торуы сәбәпле, янә «Батырга» кайтасы булды.

Безнең бу ярышыбыз язгы чәчүләр тәмамлангач, зурлар өчен алда торган Сабантуйларга кереп китәр өчен бер «чирканчык» алу ярышлары булып тора.

Нигәдер, быел чәчүләре дә безнең төньяк районнарында, һава торышына бәйле рәвештә, соңрак калынды. Шуның нәтиҗәсе булдымы, әллә башка сәбәпләр чыктымы.. туган фикерләр күп булды. Билгеле, шушы ярышны туктатмыйча алып барган, заманында үзе бил алышып, көрәш дөньясында зур тәҗрибә туплаган «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллинга карата рәхмәттән башка фикер булмады.

Ярышлар барышында гына кайбер ризасызлыклар туды. Алары да хөкемдарларга карата түгел. Берәүләр ярышларның башка елны көзгә таба уздырылуына ишарә ясасалар, икенчеләре Сабантуйлар алдыннан имгәнүләр алудан шүрләделәр ахрысы, жирәбәдән канәгать булмаучылар да табылды.

Шулай да, рәхмәт, бил алышырга килгән барлык көрәшчеләребезгә. Матур көрәш күрсәттеләр. Ярышларга килгән 11 команда арасында беренче урынга «Арбор» җәмгыяте чыкса, икечегә «Труд», өченчегә «Смәел», дүртенчегә «Кызыл юл»лыр лаек булдылар.

Шулай итеп бәйгенең күчмә Кубогы Чепьядан Арборга кайтып китте. Инде алдыбызда авыл, район Сабантуйлары. Батырларыбызга келәм җиңүләре теләп калабыз!

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Кызыл юл» хуҗалыгы диварга дивар