Җиңүче команда билгеле. Ә сез кем дип уйлыйсыз?
Бүген Чутай авылының Сабантуй мәйданында "Кызыл юл" хуҗалыгы призына узган татарча көрәш бәйгесендә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләреннән килгән 13 командадан көрәш батырлары бил алышып, иң көчлеләр ачыкланды. Беренче урынны "Труд" җәмгыятенең көчле командасы яулады, икенче урында - Тимирязев исемендәге җәмгыять данын яклаган көрәшчеләр булды, келәм хуҗалары - "Кызыл юл"лылар өченче урынга лаек булды. Кояшның кызуында келәмнәрдә шундый ук кызу көрәш алып барган көрәшчеләрне ихластан җиңүләре белән котлыйбыз.
Ярыш вакытында авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә ГТО значоклары тапшырылды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев