Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Махсус хәрби операция ветераны Фидәил Хәсәнов кибатлетикада призлы урын алды

Монда физик хәзерлектән тыш, техника белән дә идарә итә белергә кирәк

Махсус хәрби операция ветераны, райондашыбыз Фидәил Хәсәнов Казан каласында узган кибатлетика ярышында дүртенче урынны алды. Котлыйбыз!

Кибатлетика ул адаптив спорт дисциплинасы, монда спортчылар үзләре куллана торган технологияләрне һәм реабилитация чараларын (аяк-кул протезлары, кресло-коляскалар, нейрогарнитуралар һ.б.) файдаланып, көндәлек бурычлар буенча ярышалар.

Катнашучыларның бурычлары — тормыш чынбарлыгындагы кебек каршылыклы, катлаулы полосаларны җиңеп чыгу, мәсәлән, баскычтан менү, ишекне ачу, әйберләр алып килү, һәм башка нечкә манипуляцияләрне башкару. Традицион спорттан аермалы буларак, монда физик хәзерлектән тыш техника белән дә идарә итә белергә кирәк: спортчы җайланма белән идарә итә, ә ул мизгел эчендә аның командасына буйсына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кибатлетика