Чабаксар шәһәрендәбалалар һәм яшүсмерләр арасында тиз шахмат буенча онлайн-турнир үтте.
Тиз шахмат буенча онлайн-турнирда Чувашия балаларыннан тыш, Рәсәй Федерациясенең 17 субъектыннан, Австрия, Үзбәкстан, Бразилиядән дә шахматчылар катнашты. Балтач гимназиясенең өченче сыйныф укучысы Әмирхан Хәйруллин икенче призлы урынга лаек булды.Норма мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Раил Мәрданов – беренче, Балтач мәктәбеннән Әмир Абдрахманов дүртенче урын яулады.

Нет комментариев