23-24 декабрь көннәрендә Балтач муниципаль район башлыгы призына традицион татарча көрәш ярышлары булачак
Бәйге, гадәттәгечә, тугыз үлчәү авырлыгында үтәчәк( 60 , 65 кг., 70, 75, 80, 85, 90, 95 һәм аннан югары ). “Әлеге мәртәбәле көрәшкә инде хәзердән ук командалар туплый башларга кирәк”, ди районның спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин. Ел да күп санда көрәшчеләр җыючы һәм дә тамашачыларны, җанатарларны үзенә күпләп җәлеп итүче көрәш бәйгесе быел да оешкан төстә, матур узар дигән өметтә калына.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев