Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Спорт

Рәдис Зарипов истәлегенә көрәш ярышы узды

Рөстәм Галимов барлык чыгымнарны үз өстенә алган

Районыбызда милли көрәшебезне җанландыру, көрәшкә мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләү, яшьләрнең осталыкларын чарлау буенча максатчан чаралар күрелә. Район күләмендә даими үтә торган ярышлар шуның мисалы. Еллык чаралар планында каралган балалар һәм яшьләр өчен 12, зурлар өчен 3 ярыш уздырыла. Ярышларның төрлесе, инде 30 ел үткәрелеп килгәннәре дә бар, яңа турнирлар да үзенчәлекле итеп оештырыла.


Менә 29 май көнне хәрби операцияда батырларча һәләк булган Рәдис Нәҗип улы Зарипов истәлегенә багышлап 2010, 2012, 2014 нче елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында көрәш ярышы булып узды. Ярышлар Бөрбаш Сәрдегәненең иң гүзәл аланында, Нурзидә чишмәсе янында, саф һавада башланып китте. Анда районның 10 мәктәбеннән барлыгы 49 көрәшче катнашты. Табигать шартлары үзгәреп китеп, урыны соңрак Бөрбаш авылының спортзалына күчерелсә дә, ярышларның ялкыны сүрелмәде. Батыр Рәдис Зариповның авылдашы Рөстәм Галимов барлык чыгымнарны үз өстенә алган, җиңүчеләргә дә бүләкләрнең саллыларын тапшырды. Рөстәм Галимов әйтүенчә, һәлак булган якташларыбызны, райондашларыбызны онытырга ярамый, төрле чаралар аша аларның исемнәре яңгырарга тиеш. Алдагы елда бу ярыш район үзәгендә үткәрелсә, тагын да истәлекле булыр иде, дип үзенең тәкъдимен кертте. Район көрәш федерациясе җитәкчесе Фәнис Шәрипов моны алдагы елда уздырылачак чаралар исемлегенә кертербез, дип ышандырды.


25 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын — Хәтимов Рүзәл (Бөрбаш мәктәбе),
2 нче урын — Фазлыев Хәлим (Бөрбаш мәктәбе),
3 нче урын — Гыйльметдинов Эмил (Бөрбаш мәктәбе),
3 нче урын — Гыйбадуллин Әмирхан (Алан балалар бакчасы).
28 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын — Вафин Азамат (Бөрбаш мәктәбе),
2 нче урын — Нигъмәтуллин Рамазан (Сосна мәктәбе),
3 нче урын — Әшрәфҗанов Солтан (Яңгул мәктәбе),
3 нче урын — Заһидуллин Сәйдәш (Бөрбаш мәктәбе).
30 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын — Сабиров Рияз (Балтач мәктәбе),
2 нче урын — Усманов Дмитрий (Чепья мәктәбе),
3 нче урын — Денисов Савелий (Чепья мәктәбе),
3 нче урын — Хәйретдинов Сәил (5 нче балалар бакчасы).
32 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын — Фәезов Азамат (Чепья мәктәбе),
2 нче урын — Леонтьев Ришат (Чепья мәктәбе),
3 нче урын — Ганиев Раян (Норма мәктәбе),
3 нче урын — Закиров Әсхәт (Норма мәктәбе).
36 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын — Йосыпов Илсаф (Чепья мәктәбе),
2 нче урын — Борһанов Сәмир (Арбор мәктәбе),
3 нче урын — Галиев Азат (Салавыч мәктәбе),
3 нче урын — Нигъмәтуллин Йосыф (Арбор мәктәбе).
40 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын — Шакиров Сәйдәш (Смәил мәктәбе),
2 нче урын — Хәйретдинов Ирек (Балтач гимназиясе),
3 нче урын — Әшрәфҗанов Ислам (Яңгул мәктәбе),
3 нче урын — Парманов Кирилл (Чепья мәктәбе).
45 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын — Шәрипов Рәнис (Норма мәктәбе),
2 нче урын — Парфенов Артур (Чепья мәктәбе),
3 нче урын — Мифтахов Ильяс (Норма мәктәбе),
3 нче урын — Фәйзрахманов Ислам (Норма мәктәбе).
50 кг үлчәү авырлыгында:
1 нче урын — Гыйбадуллин Фирдәвес (Бөрбаш мәктәбе),
2 нче урын — Гыйниятуллин Әмирхан (Балтач мәктәбе).
70 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын — Ганиев Камил (Балтач мәктәбе),
2 нче урын — Рәхимҗанов Салават (Көшкәтбаш мәктәбе).
70 кг. югары үлчәү авырлыгында:
1 нче урын — Галимов Ризван (Бөрбаш Сәрдегәне),
2 нче урын — Галимов Сөләйман (Бөрбаш мәктәбе),
3 нче урын — Шаһиәхмәтов Таһир (Смәил мәктәбе).
2012 нче елгы егетләр арасында 65 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын — Галимуллин Билал (Бөрбаш мәктәбе),
2 нче урын — Гыйбадуллин Нурислам (Бөрбаш мәктәбе),
3 нче урын — Зарипов Раил (Бөрбаш Сәрдегәне),
3 нче урын — Леонтьев Хәлил (Чепья мәктәбе).
2010 нче елгы егетләр арасында 75 кг. үлчәү авырлыгында:
1 нче урын — Нәбиев Раяз (Балтач мәктәбе),
2 нче урын — Гыйбадуллин Мөхәммәт (Бөрбаш мәктәбе),
3 нче урын — Әскаров Әхәт (Чепья мәктәбе),
3 нче урын — Яковлев Денис (Урта Көшкәт мәктәбе).
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш батырлары