Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Рафилне искә алдык... (фото)

Соңгы вакытта Бөрбаш егете-көрәш тренерыбыз Илшат Корбанов Яңгул авылында балалар белән шөгыльләнә башлагач, Яңгулда да «боз кузгалды».

Районыбызның игелекле бер шәхесе - Нияз Рафил улы, әтисе истәлегенә уздырылып килүче көрәш турнирының быелгысына, башкалабызда БРИКС саммиты узу сәбәпле, кайта алмаса да, туганы, Бөрбаш җирлеге башлыгы Равил Галимуллин ярышларның үз дәрәҗәсендә узып китүенә зур тырышлык куйган булып чыкты. Барысы да күңелгә охшарлык итеп оештырылган иде.

Соңгы вакытта Бөрбаш егете-көрәш тренерыбыз Илшат Корбанов Яңгул авылында балалар белән шөгыльләнә башлагач, Яңгулда да «боз кузгалды». Әле алай гына да түгел Яңгул авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйльфанов аларны үз канаты астына алгач, авылдагы көрәш доньясы бөтенләй уңай якка үзгәреп куйды. Яңгул белән Бөрбаш арасында ныклы дуслык җепләре сузылып китте.

Узган ярышларда бу дуслык тагын да ачык чагылды. Рамил Равил улы үзенең тарафдарлары Марат Әшрәфҗанов, Рамил Камалетдинов, Ранис Шакировларның тырышлыгы белән ярты авыл баласын җыеп килгәннәр иде. Араларында хәтта җанатарлар да бар иде. Әле сез аларның ьан атканнарын күрсәгез....шаккатасың. Бөрбашның спорткомплексы көне буе дер селкенеп торды.

2011 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында узган турнирыбызга 12 төбәктән 73 яшь көрәшче килгән иде. Менә алар җиңүчеләребез: 25 кг.кадәр - Солтан Әшрәфҗанов/Яңгул/, Даут Аймасов /Бөрбаш/, Данияр Камалетдинов /Яңгул/, Рүзәл Хәтимов /Бөрбаш/. 27 кг.да Даян Әхмәдуллин /Балтач/, Сәлим Шакиров, Муса Фәйзрахманов /икесе дә Арбордан/, Камил Закиров /Норма/. 32 кг да Реназ Сабиров /Балтач/, Наил Сафиуллин /Пыжмара/, Әнвәр Фанисов, Юныс Ризванов /икесе дә Балтачтан/. 36 кг.да Камил Дәүләтшин /Балтач/, Фирдәүс Гыйбадуллин /Бөрбаш/, Данияр Зарипов /Балтач/, Ранис Шәрипов /Норма/. 40 кг.да Рүзәл Галимуллин /Смәел/, Гадел Хөсәенов, Рүзәл Камалов /икесе дә Бөрбаштан/, Хәлил Леонтьев /Чепья/. 45 кг.да Раил Мәрдәнов, Зиннур Сәләхов /икесе дә Нормадан/. 50 кг.да Әнвәр Сабиров /Балтач/, Риннур Григорьев /Чепья/, Булат Низамиев /Смәел/, Данил Константинов /Чепья/. 55 кг.да Зөфәр Галиев /Балтач/, Азамат Шакиров / Смәел/, Данир Әлтәпов /Түнтәр/. 60 кг.да бер генә көрәшче иде, Гадел Галимбеков /Бөрбаш/. 65 кг. да Әлфис Закиров /Пыжмара/, Ильяс Гыйльмуллин /Бөрбаш/. 75 кг.да Рәсүл Гыймадиев /Бөрбаш/, Илья Изергин /Чепья/, Ислам Хәйруллин /Карадуган/. 75 кг.нан югары үлчәүдә Әсхәт Габделхәев /Балтач/, Рияз Заһидуллин, Рияз Габдуллин /икесе дә Салавычтан/.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9