Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Раида кабат зур җиңүләре белән сөендерә

Ярышта Баулы, Алабуга, Актаныш, Саба, Мамадыш, Минзәлә, Әтнә, Әлмәт шәһәрләреннән, районнарыннан иң көчле уенчылар катнашты

Актаныш районының «Балалар иҗат үзәгендә» 15нче тапкыр Н.И.Мөхәмәтҗанов истәлегенә авыл районнары һәм кечкенә шәһәрләр арасында шахмат буенча Татарстан беренчелеге үтте.

Әлеге ярышта Баулы, Алабуга, Актаныш, Саба, Мамадыш, Минзәлә, Әтнә, Әлмәт шәһәрләреннән, районнарыннан иң көчле уенчылар катнашты.

2014 -2015 нче елгы кызлар арасында Мәрданова Раида (Норма мәктәбе укучысы) 42 шахматчы арасында икенче урын яулады.
Раиданы, тренеры Ландыш Василовнаны чын күңелдән зур җиңүе белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев