Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Раил Мәрданов: «Минем өчен бу ярыш бик уңышлы булды!»

Быел турнир бишенче мәртәбә узды

Шакиров Нурислам Магъсум улы - район, республика горурланырлык уллар үстергән шәхес. Илшат абый, Ирек абый һәм Ришат абый мәктәбебезнең генә түгел, районыбызның да зур терәге, төрле төзелүче объектларның һәм чараларның матди ярдәм күрсәтүчеләре булып торалар. Нурислам абый Шакиров безнең мәктәптә ел саен шахмат ярышы үткәреп, укучыларны шатландыра.

Менә быел да 2 апрельдә бишенче мәртәбә әлеге турнир узды. Елдагыча катнашучылар саны бик күп. Районыбызның төрле мәктәпләреннән көч сынашырга укучылар жыелды.

Турнир өч яшь категориясенә бүленде: 2011-2013 нче елгы укучылар, 2014-2016 нче елгы укучылар, 2017 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар. Вакыт контроле - 10 минут. Ярыш 5 турдан гына торды. Һәр уеннан соң яңа эмоцияләр ачылды.

Турнир кызганнан кыза барды: төрле кызык күренешләр, игътибарсызлыктан фигура югалтулар, хәтта ахыргы секундларда уен барышын үзгәртүләр күзәтелде. Төшке аш вакытында мәктәп ашханәсендә барлык катнашучылар тәмле ризык белән сыйланды. Әлеге сый-хөрмәт балаларга, көч туплап, ярышларны дәвам итәргә булышты. Менә киеренке көрәш артта калды, дулкынландыргыч мизгел - ярышны тантаналы ябу. Уен нәтиҗәләре буенча һәр категориядә 1,2,3 һәм 4 урын алган шахматистларны бүләкләделәр: диплом, медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Минем өчен бу ярыш бик уңышлы булды: 2011-2013 елгы малайлар арасында 1 нче урынны үзем яуладым! Шулай ук иң яшь шахматист һәм шахматистка да бүләксез кайтмады. Турнирны оештырган Нурислам абыйга, матди ярдәм күрсәткән улларына, чараны оештыруда ярдәм иткән мәктәп хезмәткәрләренә, төп хөкемдар Ландыш Васил кызына һәм шулай ук катнашучыларга бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә шундый кызыклы шахмат ярышларын үткәрерсез, яме, Нурислам абый!

Раил Мәрданов,

Норма урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев