Раина белән Арина дусларча шахмат турнирында җиңү яулады
Спорт

Раина белән Арина дусларча шахмат турнирында җиңү яулады

Ярышта Балтач, Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан, шулай ук Мари Иле Республикасының Параньга районыннан командалар катнашты

Арча районы Яңа Кенәр авылында блиц буенча "Төньяк балкышы" төбәкара дусларча шахмат турниры узды.

Анда Татарстан Республикасының Балтач, Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан, шулай ук Мари Иле Республикасының Параньга районыннан командалар катнашты.

Ярышта Балтач мәктәбеннән 3нче сыйныф укучысы Габделбәрова Раина икенче урын, 2нче сыйныф укучысы Габделбарова Арина өченче урын алды. Раинаны, Аринаны, аларның әти-әниләрен һәм тренерлары Ленар Габделфәртовичны чын күңелдән котлыйбыз!


Нет комментариев