Бу уңыш — аның өчен генә түгел, ә бөтен район өчен горурлык
Рәшит Нәҗметдинов исемендәге спорт мәктәбендә «Спутник» республика турниры узды, һәм бу чарада райондашыбыз Сәйдәш Камалов та катнашты.
Балтач гимназиясендә белем алучы Сәйдәш яшүсмерләр арасында өченче урын яулады. Аның тырышлыгы һәм спортка булган мәхәббәте бу уңышка китерде.
Сәйдәшне җиңүе белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Бу уңыш — аның өчен генә түгел, ә бөтен район өчен горурлык. Уңышлар телибез, алдагы ярышларда да югары нәтиҗәләргә ирешергә!
Нет комментариев