Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Салавычта шахмат турниры узды

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар телибез!

5нче гыйнвар көнне Йосыпов Фоат Йосыф улы истәлегенә һәм «Татарстан» хуҗалыгы призларына, Салавыч авылында, 1-4, 5-11 сыйныфлар, өлкәннәр, ветераннар арасында шахмат турниры узды.

Ярышларда 7 мәктәптән малайлар һәм кызлар катнашты: Балтач гимназиясеннән, Салавыч күппрофильле лицее, Норма, Балтач, Нөнәгәр, Кече Лызи, Борбаш мәктәпләреннән һәм өлкәннәр - барлыгы 80 шахматчы үз көчен сынады.

1-4 нче сыйныф егетләре:
1 нче урын-Мөхәммәтгалиев Сәмир (Балтач мәктәбе)
2 нче урын- Закиров Динар (Балтач мәктәбе)
3 нче урын - Иванов Макар (Балтач мәктәбе)

Кызлар арасында:
1 нче урын-Марданова Раида (Норма мәктәбе)
2 нче урын-Сафина Ясминә (Балтач мәктәбе)
3 нче урын - Гатауллина Динә (Норма мәктәбе)

5-11 нче сыйныфлар егетләр арасында:
1 нче урын - Камалов Сәйдәш (Балтач гимназиясе)
2 нче урын - Йосыпов Мәлик (Казан шәһәре)
3 нче урын- Абдульбари Мөхәммәт (Балтач мәктәбе)

Кызлар арасында:
1 нче урын - Корбанова Зифа (Борбаш мәктәбе);
2 нче урын - Закирова Дилә (Балтач гимназиясе);
3 нче урын - Шаһимәрдәнова Ралинә (Балтач мәктәбе);

Зурлар арасында:
1 нче урын-Шагимарданова Рамилә
2 нче урын-Йосыпов Марсель
3 нче урын - Гарифуллина Ландыш

Ветераннар арасында:
1 нче урын - Давлетшин Фәрит
2 нче урын - Набиев Рифкатъ
3 нче урын- Йосыпов Рәфкать

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев