Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сезон ябылды... хатирәләр калды

Сезон ябылу уңаеннан, Балтачта "ДилбегӘ- 2019" бәйгесе үтте.

Быелгы бәйрәм программасы күп төрле бәйгеләргә бай булды. Иң элек мотоблокларда һәм үзләре ясаган тракторларда ярышлар узды. Беренчелекне Балтачтан Нияз Муллагалиев яулады. 2 урында Кариле авылыннан Руслан Сәләхиев булды.

Соңрак “АрбаllыАт” ярышында командалар көч сынашты.

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге;
2 урын – мәгариф идарәсе;
3 урын – мәдәният бүлеге;
4 урын – район башкарма комитеты.

Бәйрәм программасы бик күп конкурслар белән баетылган иде. Ә чараның үзенчәлеге – сезон ябылуга бәйле рәвештә узган ат чабышлары һәркем күңеленә хуш килде.

Бизәлгән атлар да бәйрәм чарасына ямь өстәде.

1 урын – “Карлыгач", Салахов Мансур Чапшар;
2 урын – " Сандугач”, Әхтәмов Фирдәвес;
3 урын – Әсхәдуллин Айрат, Иске Салавыч авылы;
4 урын – “Волна", Зарипов Фәрит, Сосна авылы;
5 урын – “ Йолдыз", Шәйхетдинов Шәйдулла, Сосна авылы.

«Иң матур бизәлгән өстәл» конкурсында мәдәният бүлегенә тиңнәр булмады.

Сезон ябылу уңаеннан узган чараның төп бәйгесе булган – ат ярышы да һәркемнең күңеленә хуш килде.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ат чабышы ДилбегӘ-2019