Июнь ахырында Актанышта шахмат буенча республика беренчелеге үтте.
Әлеге ярышларда безнең районнан Абдрахманов Әмир, Хәйруллин Әмирхан, Хөрмәтуллин Азат катнаштылар.
Әмирхан 2010нчы елны һәм аннан яшьрәк малайлар арасында 9 мөмкинлектән 6,5 очко җыеп, призлы урынга әздән генә эләкмичә, коэфициент белән, 4нче урында калды. Азат 2001-2004нче елгы малайлар арасында 3нче призлы урынны яулады. Азатны зур җиңүе белән котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев