Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сокландырды чаңгы юллары...

«Рәсәй чаңгы юллары - 2013» кысаларындагы массакүләм узышлар өч көн дәвам итте.

1995- 1996нчы елгы укучылар арасында беренчелекне гимназиядән Алексей Григорьев белән Анна Ефремова яулады. Калган призлы урыннарны Сергей Королев (Чепья), Кристина Фомина (Кече Лызи), Рәйхан Нигъмәтҗанов (гимназия), Гөлинә Гыйбадуллина (Сосна) бүлеште. 1997-1998нче елгылар арасында «иң-иңнәр» булып Әтнә районыннан Разил Сәфәров һәм гимназиядән Алинә Хөснетдинова танылды. Арчадан Данис Кузьмин һәм Чепьядан Алина Иванова - икенче, Кече Лызидан Павел Гаврилов һәм Урта Көшкәттән Анна Михайлова өченче булды. 1999-2000нче елгылар арасында беренчелекне арчалылар - Илназ Ибәтуллин һәм Фәнүзә Сәләхова берәүгә дә бирмәде. Алардан калышып финишка Чепьядан Сергей Перемечев, Кече Лызидан Анастасия Исаева, гимназиядән Рахман Нигъмәтҗанов, Арчадан Таңсылу Шиһапова килде. Ә менә иң кечкенәләр - 2001нче елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында Арчадан Ринат Зыятдинов һәм гимназиядән Динә Вәлиева үзләрен иң оста чаңгычылар итеп күрсәтте. Алардан соң финишта гимназиядән Андрей Ефремов һәм Марина Григорьева, Кече Лызидан Александр Исаев һәм Чепьядан Ульяна Кумаеваны күрергә насыйп булды. Балтач район спорт бүлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин һәм Рәлиф Әскаров, шәхси эшмәкәр Фәнис Шәриповка, Балтач гимназиясе директоры Васыйл Шакировка олы рәхмәтен җиткереп, җиңүчеләргә дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Рәсемдә: ярышларның оештыручысы Рәлиф Әскаров сәламли.


Рәсемдә: ярышларның җиңүчесе гимназия укучысы Динә Вәлиева ярышка китәр алдыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250