8 март бәйрәме уңаеннан һәм районда иң оста бадминтончыларны ачыклау йөзеннән Балтач универсаль спорт сараенда бадминтон буенча район турниры үткәрелә.
Ярышларны үткәрү тәртибе түбәндәгечә:
2001-2002 нче елларда туган малайлар һәм кызлар арасында;
1999-2000 нче елларда туган малайлар һәм кызлар арасында;
1998 нче елгы һәм аннан олырак егетләр һәм кызлар арасында;
Өлкән яшьтәгеләр ( ирләр - 40 яшь һәм олыраклар, хатын-кызлар 35 яшь һәм аннан олыраклар) арасында.
Җиңүчеләрне «Балтач» хәләл индустриаль паркының зур бүләкләре көтә.
Теркәлү вакыты сәг. 9дан 9-30га кадәр.
Барыгызны да шушы ярышларга чакырып калабыз!!!
Нет комментариев